8 августта Эзмә мәдәният йорты янында «Бергә булыйк күршеләр» җәйге урам концерты булып узды. Эзмә мәдәният йорты, Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары башкару матурлыгы һәм хисләре белән сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, төрле-төрле, якты һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлделәр, артистларны көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.