15 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «Я люблю мою семью» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чара гаилә кыйммәтләрен ныгытуга һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Башта балаларга гаилә турында сөйләделәр, гаилә - бер-берсен яратучы, ярдәм итүче һәм кайгыртучы иң якын һәм туган кешеләр, дип аңлаттылар. Балалар матур буяулар һәм төрле рәсем техникасын кулланып, үзләренең якыннарын бик теләп сурәтләделәр. Рәсемнәрдә паркта уйнаучы, табигатьтә ял итүче яки өй эшләре белән шөгыльләнүче бәхетле гаиләләрне күрергә мөмкин иде.