13 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Тулган ай» фольклор коллективы өчен күңелле һәм истәлекле кичә – «Игры молодости» оештырды. Бу чара кайгысыз балачак һәм яшьлек атмосферасына чуму, яраткан күңел ачуларны искә төшерү һәм коллективның рухын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булды. Кичәне алып баручы татар халык уеннарының бай тарихы турында сөйләде, аларның мәдәни мирасның кыйммәтле элементы булуын һәм буыннан-буынга тапшырылуын ассызыклады. «Назалы» уенына аерым игътибар бирелде. «Назалы» дан тыш, коллективта катнашучылар «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Капкалы» кебек популяр татар халык уеннарын бик теләп искә алдылар һәм уйнадылар. Һәр уен көлү, шаяру һәм җылы истәлекләр белән үрелеп барды.