9 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшьлек» спорт комплексы белән берлектә, физкультурниклар һәм тимер юлчылар көненә багышланган «Я выбираю спорт» спорт-күңел ачу программасы оештырдылар. Спортчыларга, тренерларга һәм физик культура һәм спорт өлкәсендәге белгечләргә котлау сүзләре һәм рәхмәт сүзләре белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов чыгыш ясады. Спорт-күңел ачу программасы музыка һәм төрле музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Программа кысаларында спорт ярышлары: вакытка йөгерү, гер күтәрү, аркан тартышу, эстафета һәм төрле уеннар үткәрелде. Бу спорт-күңел ачу программасы һәр катнашучыда һәм тамашачыда якты тәэсирләр калдырды, спорт һәм физик активлык белән шөгыльләнүчеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ярышларда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.