13 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен гипстан сыннар ясау, төсле лизун, квиллинг панносы буенча «Волшебство из гипса» дигән мастер-класслар үткәрделәр. Гипс фигураларны бизәү һәм ясау – балалар өчен бик файдалы шөгыль. Башта балаларга җентекләп сөйләделәр һәм барлык адымлы эшләр күрсәтелде. Алар өчен фигуралар коела башлар алдыннан кирәкле кызыклы бармаклы гимнастика уздырдылар. Мастер-классның иң күңелле мизгеле, әлбәттә, күптән көтелгән нәтиҗәгә ирешү булды. Балалар бик рәхәтләнеп гипс уенчыкларын карадылар. Аннары балалар аларны акварель буяулар белән буядылар. Һәркем эшләнмәне ничек һәм нинди төс белән буяу турында хыяллана һәм уйлап таба иде. Мастер-класста катнашучыларның барысы да, яңа белем һәм эш күнекмәләре алып, бик канәгать калдылар һәм дәресләрен Яхшы, уңай кәефтә тәмамладылар. Мастер-класстан соң балалар рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр.