ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Терроризм-гомумән кешелеккә һәм һәрбер кешегә каршы җинаять. Россиядә һәм бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә ин мөһиме  һәм нәтиҗәлерәге аның килеп чыгуын  кисәтергә кирәклеген белергә тиеш. Террорчылар-тоткынлыкка алучы, кеше күп булган урыннарда шартлаулар оештырган, корал кулланган кешеләр. 24 апрель көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында   яшүсмерләр белән "Террорчылык гаепләнә" дип аталган әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә  барышында яшүсмерләргә әгәр  тоткынлыкка алсалар, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, шикле әйбер тапсалар, нәрсә эшләргә кирәклеге турында анлатылды.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларын алдылар.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

23
июнь, 2023 ел
җомга

1941 елның 22 июне. Куркыныч дата. Зур илебезнең миллионлаган кешеләре өчен киләчәккә барлык планнар җимерелгән көн. Бөтен тормыш үзгәрде. Барысы да артка чикте, бик еракка, үткәнгә, сугыш дигән куркыныч сүз артында калды.Шушындый  сүзләр белән Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен мәгълүмат сәгате башланды .Бу кайгылы датаны без Хәтер көне, горурлык һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез, ул рәхимсез сугыш кичергән кешеләр, гомерләрен кызганмыйча, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнар хакында. Балалар сугыш елларында Татарстандагы тормыш турында докладны кызыксынып тыңладылар, "Иртәнге сәгать 4тә"дип аталган видеоролик карадылар, аннары һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

23
апрель, 2023 ел
якшәмбе

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә зур авария була, аннан соң атмосферага күп күләмдә  радиоактив матдәләр чыга. 22 апрельдә Иске Мичән мәдәният йортында узган «Чернобыль-Җир ярасы» әңгәмә - презентациясе нәкъ менә шушы коточкыч авариягә багышланган иде. Яшүсмерләргә фаҗига турында документаль фильм карарга тәкъдим ителде. Шуннан соң алар фильмның эчтәлеген  һәм «ташландык шәһәргә тормыш кайтарып булырмы? " дигән төп сорауны тикшерүдә катнашалар. Барысы да авариянең башлануы, аварияне бетерүчеләрнең батырлыгы, аның нәтиҗәләре турында сөйләүне игътибар белән тыңладылар. Әңгәмәдән яшүсмерләр Чернобыль АЭСындагы авариянең кешелекнең техник прогрессы өчен җәза булып торган иң куркыныч экологик катастрофаларның берсе икэнен аңладылар.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

7
апрель, 2023 ел
җомга

Балалар юл – транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 7 апрельдә Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре 4 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина үткәрделәр. Викторина  «Яшел ут», «Транспорт төрләре», « Светофор утлары», « Инспектор Мигалочкин сораулары»,  «Автомульти»  станцияләр буенча узды. Катнашучылар һәр станцияне зур кызыксыну һәм дәрт белән уздылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.Балаларга аеруча «Автомульти» станциясе ошады, анда аларга Золушка, Убырлы карчык, Печкин, Емеля  һәм башка әкият персонажларының транспорт чараларын атарга тәкъдим ителде. Мондый чараларны үткәрү балаларны киләчәк тормышка әзерләү өчен нигез булып хезмәт итә, урамда мөстәкыйльлек һәм куркынычсыз йөрү культурасын тәэмин итә.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

28
март, 2023 ел
сишәмбе

26 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында “Хуш киләсен, Нәүрүз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә күңелле уен программасы әзерләделәр. Балалар да, өлкәннәр дә   уеннарда рәхәтләнеп һәм шатланып актив катнаштылар. Бәйрәмдә ботка белән сыйланырга һәм коймак белән чәй эчәргә мөмкин иде. Бәйрәм халык уеннары һәм биюләре белән дәвам итте. Язның җылы бәйрәме барлык катнашучылар күңеленә юмартлык һәм игелеклелек  бүләк итте. Бәйрәм кунакларны бер зур гаиләгә берләштерде, анда дуслык, тынычлык һәм хөрмәт хөкем сөрде.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

18
март, 2023 ел
шимбә

17 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен шахмат турниры узды.Шахмат аралашу өчен искиткеч сәбәп, ул үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Бу бик күп шатлык китерүче уен гына түгел, ә эффектив тәрбия чарасы да. Шахмат уйнау фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне, тырышлыкны үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Шахмат уйнау кеше эшчәнлегенең башка өлкәләрендә дә зирәклек кулланырга, уйлап эш итәргә өйрәтәчәк. Шахмат-сабыр һәм тырыш кешеләр уены.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

10
март, 2023 ел
җомга

Һәр кешенең яраткан укытучысы, остазы бар hәм аның турында үз күңелендә хатирә саклый.10 мартта Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган «Педагог исем генә түгел, педагог күңел халәте» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында балалар игътибарына " Укытучы.Остаз».ролигы тәкъдим ителде. Соңыннан иске фотоларны карадык һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган барлык укытучыларны искә төшердек.Чара ахырында һәр катнашучы үзенең беренче укытучысы турында сөйләде.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

26
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Иске Мичән мәдәният йортында 26 февраль көнне  Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Кунак бит шоу" дип исемләнгән чара узды. Тантана авыл җирлеге башлыгы котлавыннан башланып китте. Чарада шулай ук Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.Бәйрәм атмосферасында бергәләп күңел ачып, бергәләп аралашу тамашачылар күңеленә бик  хуш килде. Бәйрәм кичәсе тантанада катнашучыларның кәефен күтәрде, барысында да уңай тәэсирләр калдырды.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә тәмамланган.12 февраль көнне Иске Мичән  мәдәният йортында яшүсмерләр белән шәһәрнең әлеге героик оборонасы хөрмәтенә стена газетасы чыгарылды. Стена газетасын чыгару-яшүсмерләрнең үз-үзләренен хис-тойгыларын белдерү чарасы. Газета аларга үз фикерләрен, идеяләрен әйтергә өйрәнергә,үзләрен, әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә һәм яшүсмерләр  арасында дуслык,  үзара аңлашу мөнәсәбәтләре урнаштырырга ярдәм итә.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

10
февраль, 2023 ел
җомга

Календарьда илебезнең героик елъязмасына мәңгегә язылган даталар бар. Шуларның берсе-Сталинград сугышы. Иделдәге Бөек сугыш, аның кебек канкойгыч  сугышны кешелек тарихы белми. 10 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен батырлык дәресе узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Сталинград сугышының барышы, шәһәр һәм аның халкы тарихындагы әһәмиятле көннәр, Сталинградны саклаучыларның батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар Мамай курганындагы " Сталинград сугышы геройларына» мемориаль комплексында виртуаль  сәяхәттә булдылар.Монда 1942-1943 елларда барган сугышлар турында  һәм мәһабәт мемориал булдыру тарихы турында тыңладылар. Экскурсия балаларда герой-шәһәр Волгоград тарихына кызыксыну уятты һәм патриотизм тәрбияләде.

Тэги: Иске Мичән Мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International