Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре 2025 елның 19 февралендә "Моң тулы күрекләре» исемле гармунчылар бәйрәме уздырды. . Фойеда"Яңгырасын гармун моңнары"исемле күргәзмә оештырылды. Яңа Мичән авыл китапханәчесе гармун тарихы турында сөйләде. Бәйрәмдә Керәнне авылы клубы да катнашты.Чара югары дәрәҗәдә оештырылды. Бөтен җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Матур бизәлеш, музыка-болар барысы да тантана тудырды һәм шунда ук гармун бәйрәменә килгән һәркемдә яхшы кәеф, зур эмоциональ күтәрелеш тудырды. Иң кечкенәләр 6 нчы сыйныф укучылары Һадиев Нурбәк һәм Нигаматҗанов Муса булды. Ә бәйрәмнең төп кунаклары "Татарстан Республикасының халык артисты" Булат Шәрипов һәм күпсанлы конкурслар лауреаты Инсаф Бәдретдинов булды. Булат Илшатович үзенең осталыгы белән уртаклашты, төрле музыка коралларында уйнады. Авыл җирлегебезнең барлык гармунчылары тамашачыларны үз талантлары белән рухландырдылар. . Гармунчылар бәйрәме яшь буынга тәрбия бирү, кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.