1941 елның 22 июне. Коточкыч дата. Безнең зур илебезнең миллионлаган халкы өчен киләчәккә планнар җимерелгән көн. Бөтен тормыш асты өскә килде. Барысы да акрынайды, каядыр бик еракка, үткәнгә,СУГЫШ дигән сүз артында калды. Бу хәсрәтле датаны без Хәтер көне, горурлану һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез, рәхимсез сугышны үтеп, гомерләрен кызганмаган, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен канлы сугыш кырларыннан кайтмаган кешеләрне искә алу көне бу. 22 июнь көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә зур хөрмәт белән авыл обелискына килделәр, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм батырлар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соңыннан,балаларга «Без- 41нче ел балалары» нәфис фильмы күрсәтелде.