2025 елның 25гыйнварында Иске Мичән мәдәният йорты , Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Студентлар көнендә Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Зачет»исемле студентлар КВН уенын оештырдылар һәм үткәрделәр. Бәйрәм фотозонасын бизәдек.Ярышларда студентлар һәм 9-11 сыйныф укучылары катнашты.Студентларга культура хезмәткәрләре әзерләгән "Зачетка», «пәрәвез», «максатка юл», «сүз компаниясе» кебек төрле биремнәрне үтәү һәм берничә киртә узарга кирәк иде. Уеннар концерт номерлары, укытучыларның котлаулары һәм теләкләре белән чиратлашып барды. Студентлар актив катнашып, бердәм командага берләшеп һәм уен нәтиҗәләре буенча призлар гына түгел, уңай энергия дә алдылар .Чара җылы дустанә атмосферада чәй эчү, күңелле һәм якты дискотека белән тәмамланды .