ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2023 ел
шимбә

Гашыйклар көне – җылы, матур бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Февральнең якты бәйрәме” дигән күңел ачу кичәсе һәм мастер – класс үткәрделәр. Алып баручы башта бәйрәм белән котлады, Гашыйклар көненең килеп чыгышы турында сөйләде. Катнашучылар “Комплиментлар”, “Бүләк” конкурсларында катнаштылар, мәхәббәт турында шигырьләр, җырлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр искә төшерделәр. Чара барышында “валентинка” – открыткалар ясау буенча мастер – класс та оештырылды. Кичә күңелле, күтәренке рухта үтте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Һәр елны 8 февральдә Яшь герой – антифашистлар көне билгеләп үтелә. Бу юкка гына түгел. Нәкъ шушы көнне төрле илләрдә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар һәлак булалар. Шул уңайдан 8 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән хәтер – дәрес үткәрделәр. Алып баручылар герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы чорында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәше турында сөйләделәр. Балалар буыннан буынга батырлыклары истә калачак геройларның исемнәрен белделәр. Герой пионерлар турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ә видео-презентациядән балалар яшь разведчик партизаннар, сугыш кырында үлгән яшьтәшләренең исем-фамилияләре белән таныштылар. Чара ахырында яшь геройлар турында җырлар тыңладылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

   Россиядә 2023 ел Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан укытучыларга хөрмәт, балаларда дуслык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү максатыннан 7 февральдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Барысы да алар турында” дигән мәгълүмат сәгате үтте. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны укытучы һөнәренең тарихы, афина, спартан тәрбия бирү системасы белән таныштырдылар. Балалар үзләренең беренче укытучылары турында сөйләделәр. Чара ахырында алар тематик җырлар һәм шигырьләр башкардылар.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

21
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

   Һәр елны январь аенда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре  21 январь көнне хәзерге һәм булачак студентларны “Күңелле студент вакыт” дигән музыка һәм спорт программасына җыйдылар. Чара барышында бу көннең тарихы белән таныштырылды, ә студентлар студент тормышы, аның традицияләре турында сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, булачак студентларның сорауларына җавап бирделәр. “Мин студент”, “Кем тизрәк”, “Җыр белән” һәм башка уеннар оештырылды. Программа теннис, бильярд уеннары белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

13 январьдан 14 нә каршы төндә һәр елны Искечә Яңа ел исеме астында кабаттан Яңа ел ишек кага. Бу бәйрәмгә Югары Шытсу мәдәният йортында китапханәче белән берлектә 13 январь көнне “Искечә Яңа ел ритмында” дигән ял кичәсе үтте. Кичә авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чарада катнашучылар белән биюләр, конкурслар оештырылды, Искечә Яңа ел тарихы белән таныштырылды. Шулай ук Яңа ел җырлары, шигырьләре яңгырады. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар уеннар, бүләкләр алып килделәр. Һәркем уеннарда бик теләп катнашып, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Чара дискотека белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2
декабрь, 2022 ел
җомга

1 декабрь көнне Халыклар сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Сәламәтлекләре чикле булганнарның ункөнлеге кысаларында китапханәче белән берлектә Югары Шытсу мәдәният йортында “Башкаларга шатлык бүләк ит” дигән тематик кичә үтте. Кичәгә авылдашыбыз Мусин Гайфулла абый чакырылган иде. Ул, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, күпләргә үрнәк булып тора. Гайфулла абый үзешчән сәнгатьтә дә бик теләп катнаша. Ә бүгенге кичәдә ул кәрзин үрү буенча мастер – класс күрсәтте. Тамашачыларны яраткан шөгыле серләре белән таныштырды, үзенең тормышының шатлыклы һәм авыр вакытларын искә алды. Кәрзинне балалар да, олылар да үреп крады. Чара концерт номерлары белән аралашып барды, җылы, файдалы кичә булды. Чыннан да, кичәдә катнашучылар гына түгел, Гайфулла абый үзе дә һәркемгә шатлыклы, күңелле мизгелләр бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International