ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Нәүрүз - кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Нәүрүз - халкыбызның бай мирасы, мәдәни һәм гореф-гадәтләре хәзинәсе."Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү өчен 23 март көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә бирнә җыюны оештырдылар. "Дәрә җыю" - Нәүрүз алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына якынайтырга ярдәм итә. Балалар ишек алларына иң изге теләкләр белән кереп ярмалар, тәм-томнар җыйдылар. Балалар юмартлыклары өчен хуҗаларга рәхмәт әйтеп, "Нәүрүз" бәйрәменә карга боткасын авыз итэргэ чакырдылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

18
март, 2025 ел
сишәмбе

Изге Рамазан аенда 16 март конне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән авыл мәчетендә булдылар. Мәчеттә безне җирле мәхәллә кешесе Алмаз Рамил улы каршы алды. Аның белән аралашканнан соң, балалар мәчетнең ничек төзелгәнен, мәчеткә кергэн вакытта аяк киемен салырга кирәклеген белделәр һәм изге урыннарда узенне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Намазның, бәйрәмнәрнең һәм уразанын ничек узуын белделәр. Алмаз Рамил улы шулай ук Коръәннең изге китап булуын сөйләде. Коръәнгә бары тик чиста кул һәм тыныч күңел белән генә кагылырга яраганлыгын һәм ул сулдан уңда укылганлыгын, гарәп телендә язылганлыгын белделәр. Һәр дин өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә, кечеләрне рәнҗетергә, ялганларга, урларга ярамый -югары әхлаклы кеше булырга кирәк,- дип сөйләде. Экскурсия мавыктыргыч һәм бай эчтэлекле булды. Балалар мәчеткә тагын килергә теләк белдердереп таралыштылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

5 март көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре СВОда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Хуҗин Р.Р. багышланган “Йөрәкләрдә син мәңге яшәрсен…” дип исемлэнгэн истәлек кичәсе үткәрделәр. Чараның максаты СВО барышында һәлак булган хәрбиләр турында истәлекне саклап калу, шулай ук бүгенге көнгә кадәр үз хәрби бурычын үтәүчеләргә ярдәм күрсәтү булды. Чара Россия Федерациясе флагын күтәрүдән һәм дәүләт гимнын башкарудан башланды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып, Рәмзилгә багышланган шигырьләр укыдылар, һәлак булган геройны бер минут тынлык белән искә алдылар,

әти-әнисенэ, хатынына һәм балаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы нотык белән “Мичан” булекчэсе директоры Р.Р. Шәймәрданов, авыл жирлеге башлыгы А.А. Гәрәев, Мичән гомуми белем бирү мәктәбе директоры Б.Ф. Шәйхесламов чыгыш ясадылар. Чарага мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар җыелды. Шулай ук СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Низамиев И. чакырылды. Беренче укытучысы һәм сыйныфташлары, дуслары Рәмзил турында җылы истәлекләр белән чыгыш ясадылар. Кичә волейбол турниры белән дәвам итте. Безнең изге бурычыбыз - бу данлы сугышчыларның батырлыгын һәм каһарманлыгын истә тоту. Аларның һәркайсы яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып тора.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Әти-минем таянычым» дигән уен программасы узды. Чара барышында әтиләр һәм балалар викторина сорауларына җавап бирделәр."Ватанны яклаучы дигән һөнәр бар",“Әтиеңне котла” , “Шигырь язу”, “Аш-су”, “Көлке илендә”, “Сафка тезелү әзерлеге” конкурсларында бик теләп катнаштылар. Әтиләре мәкальләр, машина маркалары, көч һәм төзлек сынаулары буенча эстафеталарда һәм конкурсларда катнашкан балалар аеруча горурлык хисләре кичерделәр. Әтиләр җитезлектә һәм җиңүгә ирешүдә бер дә калышмады. Командаларга мавыктыргыч, кайвакыт бик гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә түгел, зирәклекләрен дә күрсәтә алдылар. Бәйрәм бер тында үтте. Һәр яңа конкурста кызып -кызып катнаштылар, әмма үзара ярдәмләшү һәм татулык җиңде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Кыш - уен һәм күңел ачу вакыты ул. Саф һавада уйнау - барысының да яраткан кышкы күңел ачу чарасы. 23 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар «Күңелле стартлар» оештырдылар . Билгеләнгән вакытка балалар җыелдылар, «Җитезләр» һәм «Шаяннар» командаларына буленделэр һәм уен башланып китте! Кышкы уенда катнашучылар билгеләп үткәнчә, һава торышы җылы һәм рәхәт иде. Бик күңелле генә вакыт сизелми үтеп китте. Тау шуып, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

22 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йортында балалар өчен "Ак ладья" шахмат-шашка турниры үтте. Шахмат һәм шашка - үзара аңлашуны тирәнәйтергә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итүче аралашу өчен менә дигән сәбәп. Бу шатлык китерә торган уен гына түгел, үз-үзеңне тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы да. Әлеге өстәл уеннары фикерләүне, хәтерне, игътибарны, иҗади күзаллауны, күзәтүчәнлекне үстерә, чагыштырырга, гомумиләштерергә өйрәтә. Шахмат-шашка турнирлары - үз күнекмәләреңне һәм белемнәреңне куллану һәм тикшерү мөмкинлеге. Бу үз-үзеңә чакыру һәм үсеш өчен мотивация. Сәламәт көндәшлек спорт дөньясының бер өлеше булып тора һәм шахмат уенын тирәнрәк һәм күпкырлы аңлауга алып бара. Мондый турнирларда балалар әкренләп үз нәтиҗәләрен яхшырталар һәм беренче урыннарга якынлашалар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

16
февраль, 2025 ел
якшәмбе

Ватанны Саклаучы елына багышланган чаралар кысаларында һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 36 еллыгы унаеннан, 16 февральдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әфганстан – тере хәтер» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрделәр. Чара Ватаннан читтә үз хәрби бурычын үтәүчеләр истәлегенә багышланган иде.

Чара 1979-1989 еллардагы вакыйгалар турында хикәя белән ачылды. Балалар хикәяне кызыксынып тыңладылар, шулай ук интернационалист сугышчылар - Әфганстан юллары аша үткән якташларыбызны искә төшерделәр. Интернационалист якташларыбызның фотолары куелган стендны бик кызыксынып карадылар.

Бер минут тынлык белән барлык катнашучылар һәлак булган солдатларны искә алдылар, батырлык күрсәтеп хәрби бурычларын үтәгән кешеләргә хөрмәт күрсәттеләр. Чара тәмамланды, ләкин батырлыкның һәм патриотизмның мөһимлеген искә төшереп аның эчтәлеге укучыларның күңелендә калачак.


 


 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

2025 елның 15 февралендә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер буын да тәрбияләнмәгән. Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен мәңгеләштергән шагыйрьләр күп. Ләкин үз исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар һәм үлем-батырлыгы белән мәңгеләштергән Муса Җәлил кебек кешеләрне бармак белән санарга мөмкин. 15 февральдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Гомерем минем монлы бер җыр иде» дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Анда шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләделәр. Чара ахырында шагыйрьнең шигырьләре укылды, ә балалар аның шигырьләреннән өзекләр яттан сөйләделәр.


 

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

15
февраль, 2025 ел
шимбә

Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү чаралары һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында 13 февральдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Мичән төп белем биру мәктәбе укучылары өчен "Ватанны саклау- егет бурычы" дигән батырлык дәресе үткәрделәр.

Очрашу диалог формасында узды: мәдәният хезмәткәрләре белән бергә балалар ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт һәм аны якларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Мәдәният хезмәткәрләре хәрбиләргә ни өчен махсус кием кирәклеген, аның башка киемнәрдән аермасы нәрсәдә булуын сөйләделәр. Төрле гаскәрләр өчен хәрби обмундирование төрләре белән таныштырдылар, егетләр белән бергә хәрбиләргә кыр шартларында ни өчен маскировка кирәклеген һәм монда махсус кием ничек ярдәм итә икәнен ачыкладылар. Укучылар шулай ук солдат каскасының ни өчен шулай авыр икәнен һәм командирга төсле карандашларның ни өчен кирәклеген белделәр. 

Тәкъдим ителгән экспонатларны киеп карау укучылар арасында җанлы хис-кичерешләр һәм ясалма булмаган кызыксыну уятты һәм үзләрен "чын Ватан сакчылары" итеп тоярга мөмкинлек тудырды.        Әлеге чараны оештыру Ватанны саклаучы - чын патриот һәм Ватаныбыз гражданины образы, хәрби хезмәт турындагы күзаллауларны формалаштыруга таба тагын бер адым булды.


 

  

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

9 февраль көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Солдатта булган диләр» дип исемләнгән музыкаль кичә — Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән авылдашлар очрашуы булды. Очрашуга авыл җирлеге башлыгы Гараев А., шагыйрә Ибраһимова С., яшьүсмерләр чакырылган иде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында хәрби формалар күргәзмәсе дә оештырылды. Барысы да хәрби формаларны бик кызыксынып карадылар. Абыйлар кайда , кайчан хезмәт итүләрен искә төшерделәр, елмаеп Армия тормышыннан куңелле вакыйгалар сөйләделәр. Сөмбелә апа үзенең Ватанны саклаучыларга багышланган яңа шигырьләрен укыды. Гармун белэн яшь чакта яраткан барлык хәрби җырларны да искә төшерделәр, ә булачак солдатлар аларга кушылып җырладылар. Аннары барысы да, зур кызыксыну белән солдат альбомнарын карадылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International