Ватанны Саклаучы елына багышланган чаралар кысаларында һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 36 еллыгы унаеннан, 16 февральдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әфганстан – тере хәтер» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрделәр. Чара Ватаннан читтә үз хәрби бурычын үтәүчеләр истәлегенә багышланган иде.
Чара 1979-1989 еллардагы вакыйгалар турында хикәя белән ачылды. Балалар хикәяне кызыксынып тыңладылар, шулай ук интернационалист сугышчылар - Әфганстан юллары аша үткән якташларыбызны искә төшерделәр. Интернационалист якташларыбызның фотолары куелган стендны бик кызыксынып карадылар.
Бер минут тынлык белән барлык катнашучылар һәлак булган солдатларны искә алдылар, батырлык күрсәтеп хәрби бурычларын үтәгән кешеләргә хөрмәт күрсәттеләр. Чара тәмамланды, ләкин батырлыкның һәм патриотизмның мөһимлеген искә төшереп аның эчтәлеге укучыларның күңелендә калачак.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }