Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү чаралары һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында 13 февральдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Мичән төп белем биру мәктәбе укучылары өчен "Ватанны саклау- егет бурычы" дигән батырлык дәресе үткәрделәр.
Очрашу диалог формасында узды: мәдәният хезмәткәрләре белән бергә балалар ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт һәм аны якларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Мәдәният хезмәткәрләре хәрбиләргә ни өчен махсус кием кирәклеген, аның башка киемнәрдән аермасы нәрсәдә булуын сөйләделәр. Төрле гаскәрләр өчен хәрби обмундирование төрләре белән таныштырдылар, егетләр белән бергә хәрбиләргә кыр шартларында ни өчен маскировка кирәклеген һәм монда махсус кием ничек ярдәм итә икәнен ачыкладылар. Укучылар шулай ук солдат каскасының ни өчен шулай авыр икәнен һәм командирга төсле карандашларның ни өчен кирәклеген белделәр.
Тәкъдим ителгән экспонатларны киеп карау укучылар арасында җанлы хис-кичерешләр һәм ясалма булмаган кызыксыну уятты һәм үзләрен "чын Ватан сакчылары" итеп тоярга мөмкинлек тудырды. Әлеге чараны оештыру Ватанны саклаучы - чын патриот һәм Ватаныбыз гражданины образы, хәрби хезмәт турындагы күзаллауларны формалаштыруга таба тагын бер адым булды.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }