«Әти-минем таянычым»

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Әти-минем таянычым» дигән уен программасы узды. Чара барышында әтиләр һәм балалар викторина сорауларына җавап бирделәр."Ватанны яклаучы дигән һөнәр бар",“Әтиеңне котла” , “Шигырь язу”, “Аш-су”, “Көлке илендә”, “Сафка тезелү әзерлеге” конкурсларында бик теләп катнаштылар. Әтиләре мәкальләр, машина маркалары, көч һәм төзлек сынаулары буенча эстафеталарда һәм конкурсларда катнашкан балалар аеруча горурлык хисләре кичерделәр. Әтиләр җитезлектә һәм җиңүгә ирешүдә бер дә калышмады. Командаларга мавыктыргыч, кайвакыт бик гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә түгел, зирәклекләрен дә күрсәтә алдылар. Бәйрәм бер тында үтте. Һәр яңа конкурста кызып -кызып катнаштылар, әмма үзара ярдәмләшү һәм татулык җиңде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International