«Беренче бул!» спорт эстафетасы

2026 елның 11 июле, шимбә

4 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре саф һавада «Беренче бул!» спорт эстафетасы. Һәр кешенең төп кыйммәте – сәламәтлек. Сәламәт, нык һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә күңелле физкультура белән – икеләтә.Чара дәвамында музыка яңгырады, шуның белән балаларның спорт рухын күтәрде. Төп өлештә командалар «Иң тизләр», «Иң җитезләр», «Иң төз», «Иң көчлеләр» эстафеталарында көч сынаштылар, шулай ук «Мин һәм Спорт»конкурсында шәхси беренчелеккә ярыштылар. Балаларны спорт дәрте һәм үз командаларының җиңүгә ирешү теләге биләп алды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Командалар лаеклы көрәштеләр һәм ярышлар ахырында, әлбәттә, дуслык җиңде.Барлык катнашучылар да зур ләззәт һәм бик күп тәэсирләр алдылар. Чара балаларга ярышу рухын күтәрергә, командада эш итә белергә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International