Туган якны яратыр өчен аны яхшы белергә кирәк, шуңа күрә 2 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Туган як сукмаклары буйлап»экологик экскурсия оештырды. Балалар сәяхәткә чыктылар, «урман аланы» һәм «чәчәкләр аланы» нда булдылар, экологик кагыйдәләр белән таныштылар. Дару үләннәре, аларның шифалы үзлекләре турында белдек, алар урманда, кырларда һәм болыннарда гына түгел, хәтта үз ишегалдың янында да бик күп файдалы үсемлекләр табарга мөмкин. Юкка чыгу куркынычы астында булган дару үсемлекләре турында һәм Кызыл китапка кертелгән һәм дәүләт саклавында булган сирәк төрләрдә белдек.Табигать бүләк иткән матурлыкны, бигрәк тә балачактан яраткан урыннарны яратырга һәм кадерләргә кирәк.Чара барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, табигать турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, әңгәмә ахырында урманга һәм елгага чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштылар.Балалар үзләренең сәяхәтләреннән бик канәгать иделәр. Туйганчы уйнадык, күңел ачтык. Һәм әлбәттә, истәлеккә бик күп фотографияләр ясадык.