«Афәрин,яшьләр!»дип аталган күңел ачу чарасы

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яшьләр көне. Яшьлек -ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең аерым торышы да. Бу-иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм тормышка ашырулар вакыты. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге яшьләр  актив.26 июнь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Афәрин ,яшьләр!»дип аталган күңел ачу чарасы уздырдылар. Бик күп үзенчәлекле кызыклы конкурслар, уеннар үткәрелде, аларда яшьләр бик теләп катнаштылар. Бу күңел ачу программасы якыннанрак танышырга, яшьләр бәйрәме турында күңелле хатирәләр калдырырга ярдәм итте. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International