«Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе

2026 елның 24 июне, чәршәмбе

Хәтер һәм кайгы көнендә кулларына корал тотып илебезне фронтта саклаган геройларны искә алу гадәти хәл. 22 июньдә Иштуган мәдәният йорты Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлары истәлеге итеп төзелгән обелиск янында узган «Бер минут тынлык”Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Чара вакытында Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр укылды, шуннан соң бер минут тынлык игълан ителде. Сугышның куркыныч көннәреннән күп еллар узса да, берничә буын алмашынса да, сугыш турында белергә һәм һәрвакыт истә тотарга, җирдә җиңү һәм тынычлык китергән кешеләрне истә тотарга кирәк!Ахырда обелискка чәчәкләр һәм  балалар үз куллары белән ясалган күгәрченнәр салдылар .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International