Сер түгел, һәр балалар җәйне ярата. Чөнки җәй көне күп вакытны урамда үткәрергә: уйнарга, күңел ачарга, шаярырга мөмкин. Ә эссе җәй көнендә су коенырга. Бүгенге һава торышы мәдәният йорты территориясендә балалар өчен «Су эстафетасы»дигән мавыктыргыч конкурс программасын оештырырга һәм уздырырга мөмкинлек бирде.Балалар ике командага бүленеп, команда исемнәрен һәм капитаннарын сайладылар. Төрле эстафеталар үткәрелде: "Диңгез төбеннән хәзинәләр", "Су ташучы", "Суны түкмә", "Мәргән". Җитезлек, зирәклек, тизлек буенча гына түгел, “Су,су, тирә-юньдә су!" интеллектуаль конкурсында да көч сынаштылар. Балаларга су белән уйнау бик ошады. Программаның кульминациясе булып бер-берсенә җылы су сибү булды . Бу җәйге бәйрәмне үткәрү балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр генә китермәде, шулай ук аларның организмнарын чыныктырды. Эстафета мавыктыргыч һәм кызыклы булды, командалар күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды.