Тэбигатькэ экскурсия

2026 елның 17 июне, чәршәмбе

17 июнь көнне авыл клубында табигатькә экскурсия үткәрелде.Әлеге чараның максаты туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук җәйге каникул вакытында укучыларның актив ялын оештыру иде. Табигатькә Экскурсия балаларны экологик тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора. Сәфәр вакытында балаларга кошлар сайравын күрү һәм ишетү мөмкинлеге бирелде, биеклектән туган авылларының матурлыгына сокланып карап тордылар, каен җиләге белән сыйландылар, ромашка җыйдылар. Кызлар ромашкадан такыя үрделәр. Үрү вакытында балаларга венок үрү белән бәйле халык традицияләре турында сөйләделәр, үрү һәм детальләрне тоташтыру ысуллары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International