12 июнь көнне Сулэ авыл клубында Россия көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр. Алып баручы балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Россиянең төп символлары: гербы, флагы,гимны, аларны булдыру тарихы, Россиянең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләде. Чарага велоузыш һәм Россия гимны җыры өстәлде.