Балачак-ул иң кайгысыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп яхшылык һәм могҗизалар вакыты мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен тели. Шуңа күрә балаларны яклау көненең җәй башына — елның иң яраткан вакытына туры килүе гаҗәп түгел.1 июнь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә күңел ачу программасы оештырдылар. Балалар чын күңелдән уеннар уйнадылар, шигырьләр укыдылар, талантларын күрсәттеләр. Уңай хис-кичерешләр диңгезе алдык. Ахырда барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.