"Тынычлык,хезмәт,май!"- йомырка җыю,йола бәйрәме

2026 елның 1 мае, җомга

Безнең авылда 1 май көнне балалар өйдән-өйгә йөреп йомырка җыялар. Традицияне саклап калу максатыннан, авыл клубы мөдире балалар өчен әлеге бәйрәмне оештырды.

Һәр йортта бу чарага алдан әзерләнәлэр. Йомырка, конфет һәм башка тәм-томнар әзерлиләр. Һәр йортта хуҗалар тынычлык, иминлек, мул уңыш теләп, балаларга күчтәнәчләр өләшәләр.

Йомырка җыю бәйрәме элек-электән күп кенә татар авылларында узган. Иң мөһиме-ул балаларны берләштерә, дуслыкка һәм татулыкка өнди. Халкыбызның матур традицияләре өлешчә булса да саклануы сөендерә. Әгәр безнең балалар аларны күрсәләр, киләчәк буыннарга да тапшырырлар дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International