Кич утыру «Икенче сулыш»

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

8 апрель көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре өлкән буын өчен «Икенче сулыш» исем астында утырыш оештырдылар.Әлбәттә, барысы да кызыклы һәм күңелле булган яшьлекне, тормыш озын-озын булып тоелганын, ә картлык ниндидер ерак – ерак булып тоелганганын искә төшерделәр. Шуңададыр бөтен кешенең күзләрендә берьюлы ялтыравык күзяшъләре дә күренде. Сөйләшүләр арасында өлкәннәребез  викториналарда, конкурсларда актив катнаштылар, яшьлек җырларын җырладылар. Ә кунакларга -клуб формированиеләренең иҗади катнашучыларына IV Халыкара фестиваль-конкурста катнашкан өчен 2 дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырылу зур шатлык булды. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре, кунакларга бу бәйрәмне тагын да матурырак, кызыклырак һәм яктырак итәргә тырыштылар. Катнашучылар күңелле истәлекләр хисе  һәм дипломнар белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International