28 марттан бүгенге көнгә кадәр укучыларның язгы каникуллары булды, алар аны түземсезлек белән көттеләр, чөнки бу дәресләрдән һәм өй эшләреннән ял итәргә мөмкин булган вакыт, ләкин ул да бик тиз үтеп китте. Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре укучыларның каникулларын кызыклы һәм истә калырлык итеп оештырырга тырыштылар. 5 апрельдә, язгы каникулларның соңгы көнендә «Бергә күңелле атларга» уен программасы үткәрелде. Чараны үткәрүнең төп бурычы, барыннан да элек, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, әхлакый-ихтыяр сыйфатлары, коллективизм хисе тәрбияләү, актив һәм уңай тормыш позициясен формалаштырудан гыйбарәт иде. Ярыш элементлары балаларны ярышырга һәм җиңүгә ирешергә өйрәтте.