Спектакль "Жэмилэнен женлэнуе"

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

21 апрель көнне Отернэс авыл клубында Фоат Садриевның "Жэмилэнен женлэнуе"пьесасы буенча спектакль күрсәтелде. Спектакльнең тематикасы киленнең һәм каенананың мөнәсәбәтләре, никахта ышаныч һәм гайбәтләргә каршы тора белү. Курсабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать әһелләре үз рольләрен генә уйнап калмыйча, сәхнәдә дә яши алдылар. Тамашачылар үзләре сәхнәдә барган вакыйгаларда катнашкан кебек көчле реакция күрсәттеләр, спектакльне җылы сәламләделәр: залда алкышлар тынмады, ә спектакльдән соң күпләр тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм иҗат коллективына бүләк ителгән хисләре өчен рэхмэт житкерделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International