Язгы ташу вакыты. Язгы ташу балалар өчен иң зур куркыныч тудыра. Ата-аналары һәм өлкәннәре карамагыннан мәхрүм калып, куркынычсызлык чараларын белмичә, чөнки баланың куркыныч тойгысы кызыксынудан көчсезрәк, алар текә ярда уйныйлар, ә кайчакта сулыкның бозларында шуалар. Яшүсмерләрнең кайберләре нык булмаган бозда балык тотарга өлгерә. Мондый гамьсезлек кайчак фаҗигале тәмамлана. Көтелмәгән хәл килеп чыкмасын өчен, балаларны елгага олылар күзәтүеннән башка кертмәгез, бигрәк тә бозлавык вакытында елганы яисә күлне ачканда боз өстендә булу куркынычы турында кисәтегез.Экскурсия барышында балаларга язгы куркынычлар турында сөйләделәр, табигатьнең уянуын һәм анда нинди үзгәрешләр булуын күзәттеләр.