"Жэмилэнен женлэнуе"-спектакль

2026 елның 10 апреле, җомга

Курсабаш мәдәният йортының, Сулэ авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар белән бергәләп, Курсабаш мәдәният йортында спектакль куйдылар. Вакыйгалар бер татар авылында бара. Спектакльдә төп рольләрне Миңлебикә исемле каенанасы, аның улы Сабит һәм килене Җәмилә уйный. Спектакль башында сәхнәгә каенана, аннары чиратлашып килен чыга. Алар икесе дә бер-берсеннән канәгать түгел, әмма икесе дә бакчада бәрәңге җыюда эшлиләр. Сабит колхозга яңа машина алырга китә.Аннары сәхнәгә Гыйльменисның күршесе килеп чыга, ул начар ишетә, үзе ничек аңлый, шулай кешеләргә дә гайбәт сөйли. Гыйльмениса белән Миңлебикэ бер-берсенә киленнәре белән бәхет елмаймады дип зарланалар.Әңгәмә барышында Гыйльмениса дөрес аңламый, Җәмиләнең килене авыл советы башлыгы Нуриев белән очраша, дигән гайбәт тарата. Икенче күренеш-Җәмилэ белән Миңлебикэ өе эчендә, алар Сабитның кайтканын көтәләр. Сабит эштән кайтып, авыл кешеләренең Жэмилэ турында начар суз  әйтүләрен хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International