Спектакль "Жэмилэнен женлэнуе"

2026 елның 5 апреле, якшәмбе

Вакыйгалар бер татар авылында бара. Спектакльдә төп рольләрне Миңлебикә исемле каенанасы, аның улы Сабит һәм килене Җәмилә уйный. Спектакль башында сәхнәгә каенана, аннары чиратлашып килен чыга. Алар икесе дә бер-берсеннән канәгать түгел, әмма икесе дә бакчада бәрәңге җыюда эшлиләр. Сабит колхозга яңа машина алырга китә.Аннары сәхнәгә Гыйльмениса, күршелэре килеп чыга, ул начар ишетә, үзе ничек аңлый, шулай кешеләргә дә гайбәт сөйли. Гыйльмениса белән Миңлебикэ бер-берсенә киленнәре белән бәхет елмаймады дип зарланалар.Әңгәмә барышында Гыйльмениса дөрес аңламый, Җәмиләнең килене авыл советы башлыгы Нуриев белән очраша, дигән гайбәт тарата. Икенче күренеш-Җәмилэ белән Миңлебикэ өе эчендәге сәхнәдә, алар Сабитның кайтканын көтәләр. Сабит эштән кайтып, авыл кешеләренең яраткан хатыны Җәмилә Нуриев белән очраша, диләр, ди. Моны белгәч өйдә скандал чыга. Күрше Шәмсия Нуриевны тынычландырырга алып килә, ләкин ул да Сабитнын кул астына элэгэ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International