1 апрель-шаяру, көлү һәм яхшы кәеф көне. Бу көнне барысы да күңел ача һәм шаярта. Игелекле, күңелле көлү-ул искиткеч витамин һәм тормышның иң куәтле, иң кыйммәтле эликсиры. Бу көнне программаны килгән балалар күңелле һәм дәртле итеп билгеләп үттеләр.Кунакка кереп чыккан шаян клоун Клепа үзе белән кызыклы конкурслар, ялкынлы шаяртулар, кызыклы викторина һәм кызыклы уеннар алып килгән.Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, кызыклы уеннарда һәм башкаларда актив катнаштылар.