4 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Яшүсмернең начар гадәтләргә мөнәсәбәте»дигән әңгәмә үткәрделәр.Очрашуга Иштуган ФАПының шәфкать туташы Иванова Розаны чакырдылар.Ул электрон тәмәке һәм вейплар тартуның, наркотик матдәләр куллануның зыяны, аларның организмга тәэсире, нәтиҗәләре, шулай ук РФ законнарында каралган җаваплылык, наркотик матдәләрне куллану, саклау һәм тарату турында сөйләде.Табиб укучыларның игътибарын наркомания, алкоголизмга юнәлтте, балалар һәм яшүсмерләр мохитендә тәмәке тарту күптән бөтен кешелек өчен глобаль проблемага әверелгәненә юнәлтте. Балалар мондый җитди темага зур игътибар иттеләр, үз сорауларын бирделәр, кызыклы әңгәмә өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.Аннары анкета уздырдык. Сораштыру яшүсмерләрнең зарарлы гадәтләр турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыклауга юнәлдерелгән иде. Төп максат хәзерге яшьләрнең «модалы " гадәтләргә карата мөнәсәбәтен һәм хәбәрдарлыгын ачыклау иде. Шунысы куанычлы, күпчелек балалар наркомания, тәмәке тарту һәм алкогольгә «ЮК» диләр. Аларда зарарлы гадәтләргә карата мондый мөнәсәбәт гомер буена сакланыр дип өметләнәбез.Укучылар арасында анкета нәтиҗәләре буенча зарарлы бәйлелекләрне профилактикалау буенча башкарыла торган эшнең нәтиҗәле булуы турында нәтиҗә ясарга була.Әлеге чара балаларга никотин, алкоголь һәм наркотикларның зыяны һәм начар гадәтләрнең нәтиҗәләре нәрсәгә китерергә мөмкинлеге турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.