Халыкара кошлар көненә багышлап Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Кошларның гаҗәеп дөньясы» танып-белү-уен программасы үткәрделәр.Алып баручы катнашучыларга кошларның файдасы, кешенең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләде. Балалар яз көне безгә нинди кошлар очып килүе, ә кайсылары ел әйләнәсе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар . Аннары балалар төрле кошлар чыгарган тавышларны чыгарырга тырыштылар. Бу бик күп шау –шу һәм көлүләр тудырды, чөнки кош җырларын һәркем дә төгәл тапшыра алмады. Аннары балалар «Без кошлар турында нәрсә беләбез? " дигән уенда табышмакларга җавап бирделәр, кроссворд,филворд, "Кошны җый"уенын уйнадык.Оригами –кош ясадык.Бу мавыктыргыч һәм танып –белү уены булды, чөнки һәр бала үзенең белемен һәм күзәтүчәнлеген күрсәтергә тырышты.