Чара барышында мөдир авыл клубына килүчеләргә электрон сигаретларның начар тәэсире һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар вейп Нәрсә ул?дигән сораулар буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Вейп гади тәмәкедән нәрсә белән аерыла? Вейп тартуга бәйле булырга мөмкинме?
Балалар мондый темага зур игътибар белән карадылар, электрон сигарет җитештерүчеләрнең бурычы-ләззәт иллюзиясен булдыру, ә моның өчен шул ук химик кушылмалар кулланыла, аларны ясалма рәвештә гади тәмәкегә дә өстиләр. Барыннан да элек, никотин көчле ияләшү уята һәм, барысына да өстәп, көчле нейротоксин, ягъни агу булып тора. Һәм бу һич тә арттыру түгел!