15 март көнне Сулэ авыл клубы мөдире Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырды. Җыю-Бирнэ җыю-Нәүрүз һәм Сабан туе алдыннан үткәрелә торган күптәнге традиция.Бу көнне барыннан да бигрәк балалар көтә.Аларга бу көнне бик күп тәм-томнар бирәләр.Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге чарада актив катнашканнары өчен балаларга, аларның ата-аналарына, авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар үзләренең язгы, күңелле шигырьләрен сөйләделәр, барлык авылдашларын бәйрәмгә чакырдылар.