Чара барышында начар гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, дип сөйләделәр. Балалар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр. «Спорт һәм туклану», «Сүзләр тап»викториналарында һәм конкурсларында катнаштык. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.