19 февраль көнне авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир булды. Бильярд буенча Турнир-ир-атлар арасындагы гади ярыш түгел, бу мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт уздыру. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә аларны җиңүгә этәрде. Көрәш кызыклы һәм киеренке булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да кертелгән һәр шар өчен көрәште, интрига соңгы партиягә кадәр сакланды.