«Баһадирлар уены» конкурс-уен программасы

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Ватан-ул әни, хатын, балалар, баш өстендә тыныч күк, Туган як…Ватанны саклаучы булу – зур хөрмәт.  Шуңа күрә 23 февральдә бөтен илебез бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә, анда без барыбыз да кадерле ир-атларыбызга хөрмәт күрсәтәбез.21 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  «Баһадирлар уены»  исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. Уен барышында егетләр үзләренен көчләрен,зирәклекләрен күрсәттеләр,   «Хәрби тематикага викторина”  , “Рота, күтәрел”, “Төз атучылар”, “Беренче ярдәм” ,”Кухня короле”,«Иң җитезе» , ”Конструкторы” конкурсларында катнаштылар. Дәрт һәм җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны шулкадәр мавыктырды ки, алар тирә-юньдәге хәлләрне сизмәделәр. Ахырда катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International