"Курше" кышкы сезон фестиваленең республика проекты кысаларында 20 февральдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре"Удмурт мәдәнияте көне"дигән этно-бәйрәм үткәрделәр.Бәйрәм "Тюрагай"удмурт фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте.Алар тамашачыларга удмурт халкының төрле йолалары һәм традицияләре җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр."Мудорвай" балалар коллективы җырлар җырлады,удмурт биюен биеде, "Капка"удмурт уены буенча мастер-класс үткәрде.Катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, чыгыш ясаучыларга кушылып җырладылар һәм биеделәр. Аннары"Кышетэн шудон"(яулыклы уен),"Кутэн шудон"(Чабаталы уен),"Небыльток"(Растяпа) бәйрәмнәрендә катнашучылар белән халык уеннары, "Зәйнебэй","Аленур" ,"Ой ти вала", "Кубиста йыр" ,Меш яр дүртле" һ.б. халык бию уеннары башланды. Бәйрәм кунаклары шулай ук коймак һәм хуш исле чәй,удмурт милли ризыклары белән сыйландылар.Бәйрәм җылы һәм дустанә атмосферада узды, анда катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке рух бүләк итте.