«Матур да соң киез итекләр» уен программасы

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бөтен заманнарга әйбер бар, аларга мода йогынты ясамый. Болар -  киез итекләр, каталар, чёсанкалар - кыш көне алыштыргысыз аяк киеме.18 февраль көнне Иштуган авылы мәдәният йортында   мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә  «Матур да соң киез итекләр»    уен программасы  үткәрделәр. Балаларны киез итекләр барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, итек турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Һәр йортта, борынгы рус традициясе буенча, бер генә пар булса да  киез итек булырга тиеш, сувенир булса да. Балалар табышмаклар чиштелэр, киез итекләр турында мәкальләр, шигырьләр һәм такмаклар әйттелэр, “ Киез итек ыргыту”, “ Итек киеп йөгерү”,Киез итек киеп бер аякта йөгерү”эстафетасында катнаштылар.Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International