Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан 15 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Солдат батырлыгы алдында баш иябез» дигән кичә-очрашу үткәрделәр. Алып баручы катнашучыларга «Игълан ителмәгән сугыш»тарихына зур булмаган экскурс ясарга тәкъдим итте. Сөйләшү электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Әфганстанда сугышкан якташларыбызга аерым игътибар бирелде. Очрашуда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар :Мавлетов Флорид Наил улы(Чечня, Сирия, СВО) , Абдуллин Рамазан Тәхәви улы (Әфганстан), Иванов Сергей Константинович(Чечня) кунак булдылар. Очрашу барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, алып баручының һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хезмәт иткән елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр.Катнашучыларның медальләре белән кызыксындык, фотоальбомнар карадык. Аннары Әфган сугышы турында «Әфганстан күңелемдә яра»дигән видеоклипны карадык. Анда, Әфган җирендә булган фаҗигане аңлау балалар күзләрендә укылды. Статистика саннары аларны гаҗәпләндерде. Бу сугышларда күпме кеше үтерелгән, күпме яраланган, күпме тән һәм җан имгәнгән. Чара азагында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.