«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» -тематик сәгать

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

 15 февральдә  герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә берничэ буын да тәрбияләнгән. Гомере фашистлар кулында фаҗига белән тәмамланса да, аның шигъри язмышы бәхетле була.

15 февраль көнне Чабья-Чурчи авыл клубында   герой-шагыйре Муса Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дигэн тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, шагыйрь тормышының героик битләре белән таныштылар. Шулай ук шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган викторина да узды. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды. Чарага "Муса безнең йөрәкләрдә" дигән буклет эшләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International