15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн һәм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан 14 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Сынауларга түзә кеше” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, солдатларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, автобиографик шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре” турында исләренә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.