5 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында «Россия халыклары» исемле мавыктыргыч уен-викторина узды. Викторина Россия халыклары бердәмлеге елы — 2026 уңаеннан үткәрелде. Аның төп максаты-балаларны илебезнең бай мәдәни мирасы белән таныштыру, Россия территориясендә яшәүче халыкларның никадәр күптөрле һәм үзенчәлекле булуын күрсәтү. Әлеге чара барышында балалар уен формасында Ватаныбыз тарихы, аның тарихындагы төп вакыйгаларның берсе һәм Россиянең күпмилләтле булуы белән таныша алдылар. Алып баручы үткәнгә мавыктыргыч сәяхәт уздырды, Болганчык вакыт , Минин һәм Пожарский батырлыклары турында искә төшерде.Әңгәмә барышында балалар илебезнең нинди зур һәм күпмилләтле булуын белделәр. Алар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, Ватан һәм дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Викторина атмосферасы чын-чынлап җылы һәм дустанә иде.Балалар энтузиазм белән уенга кушылдылар, үз белемнәре белән уртаклаштылар һәм үзләре өчен ниндидер яңалык ачтылар.Якты хисләр, көлү һәм җанлы фикер алышулар Россия халыкларының бердәмлеге һәм күптөрлелеге темасының илебезнең иң кечкенә гражданнарына да якын һәм аңлаешлы булуын раслады.