Кыш – ел фасылларының балалар түземсезлек белән көтеп ала торган тылсымлы вакыты. Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре “Татарстанда кыш” проекты кысаларында “Кышкы күңеллелек” дигән уен прграммасы оештырдылар. Чара барышында “Карны күчер”, “Саклан, туңдырам”, “Кар бөртекләре һәм җил” уеннарында балалар җитезлекләрен, тизлекләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да саф һавада файдалы ял иттеләр, яхшы көеф белән таралыштылар.