Россия Хөкүмәте 27 гыйнварны Россиянең хәрби дан көне дип игълан итте. Бу көнне 1944 елда Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) шәһәре камалыштан чыга. Бу көнне Олы Нырты авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурчи авыл клубы мөдирләре «Город мужества и славы»дигән батырлык сәгате үткәрделәр. «Сугыш, блокада» дигән коточкыч сүзләр Ленинград халкы өчен 872 көн дәвам иткән.Кан, җимереклек, ачлык, салкын кыш бу гүзәл шәһәр тормышына бәреп керэ. Ләкин алар түзэләр!.. Бу дәһшәтле көннәр, рухның какшамас көче һәм тормышка ышаныч, Чарада Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале битләренең берсе — Ленинград блокадасы турында сөйләделәр. Катнашучыларны Ленинград блокадасы турындагы китаплар һәм слайдлар белән таныштырдылар