Ленинград блокадасын өзү көненә 21 январьда Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Алар ачлыкны да, салкынны да җиңделәр” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар балаларга Ленинград чолганышында калган кешеләрнең авыр язмышы, сынаулар турында сөйләделәр. Ленинградтагы икмәк нормасы балаларга бик нык тәэсир итте. Катнашучылар “Томыш юлы” турында да белделәр. Шулай ук Таня Савичевага багышланган күргәзмә белән таныштылар.