18 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Катнашучылар республика, район, авыл халкының сугышчан батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре, Россия геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында тыңладылар. Шулай ук “патриотлык”, “гражданлык”, “батырлык”, “намус”, “бурыч” төшенчәләре турында фикер алышынды.