“Яңа ел очрашулары” - ял кичәсе

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

13 январьдан 14 нә каршы төндә һәр елны Искечә Яңа ел исеме астында кабаттан Яңа ел ишек кага. Бу бәйрәмгә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 13 январь көнне “Яңа ел очрашулары” дигән ял кичәсе оештырдылар. Кичә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәрнең котлаулары, җырлары белән башланып китте. “Мин беләм” дигән тапшыру,  күңелле уеннар, конкурслар белән дәвам итте. Шулай ук Яңа ел җырлары, шигырьләре яңгырады. Һәркем уеннарда бик теләп катнашып, бүләкләр алды. Чара дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International