31 декабрь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы белән берлектә «Әкият ыгы-зыгысы» исемле яңа ел бал-маскарады булып узды.Мәдәният йорты сәхнәсендә барысын да матур бизәлгән яңа ел чыршысы көтә.Хезмәткәрләр кызыклы һәм бай бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Яңа ел бәйрәмендә бәйрәм һәм күңел ачу рухы хөкем сөрде.Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаулары бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буе дәрт һәм энергия бирде. Лотерея үткәрү прзадникның дәвамы булды.