"Яна ел тылсымы"-бал маскарад

2025 елның 30 декабре, сишәмбе

30 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә «Яңа ел тылсымы»бал-маскарады булып узды. Бәйрәм әкият геройлары, театральләштерелгән тамаша һәм котлаулар белән башланды. Үзешчән артистлар тамашачыларга үзләренең якты концерт программасын бүләк иттеләр.Кыш бабай белән Кар кызы барысының да шатлыгына кунакка килделәр. Алар барлык кунакларны Яңа ел белән котладылар , кызыклы, күңелле уеннар уздырдылар. Безнең бәйрәм Яңа Ел лотереясе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International